Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иң кадерле бүләкләрнең берсе Иванайдан Анна Токрановага китте

Узган ел ахырында «Туганайлар» редакциясе язылучылар арасында бүләкләр уйнатып, җиңүчеләрне билгеләгән иде.

«Туганайлар» культура-агарту газетасы язылучылары арасында еш кына төрле розыгрышлар уздыра.

 

2024 елның беренче яртыеллыгына газетага язылучылар арасында да бүләкләр уйнаткан идек. Редакциягә төрле районнардан 145 квитанция килде, 11 язылучыбыз бүләккә ия булды. Болар: керәшен милли курчагы, тамакса, «Керәшен» дигән язулы җылы худи, Үгет кенәгәсе, ике чәйник, бәйләнгән шәл һәм «Магнит» кибетенә 2шәр меңлек 2 сертификат, Ямаш Игәнәйнең өр-яңа китабы, туган төбәкне өйрәнүчеләрнең Бөтенроссия форумында чыгышлары тупланган «Родословное древо» китабы һәм шопер. Әлеге бүләкләрнең күбесе үз ияләренә тапшырылды.

Керәшен милли курчагын Балык Бистәсе районының Иванай авылыннан Анна Токранова отты. Сөенечле хәбәрне ишетүгә ул безгә шалтыратты:

“Иң кадерле, матур бүләкне мин отканмын бит. Газетаны яратып укыйм, әллә шуңамы, миңа өч ел рәттән бәхет елмайды. Сездән өченче кат бүләк оттым”, – дип, эшебездә уңышлар теләде Анна түти.

Ә бүләк-курчакны кызы Валентина Федорова килеп алды. Без дә газета укучыбызга рәхмәт әйтеп, киләсе елларда да уңышлар телибез.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев