Илтән-Бота авылыннан  Сергей Егоровка район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды
Хәбәрләр

Илтән-Бота авылыннан Сергей Егоровка район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды

Сергей Николаевич туган авылын төзекләндерү буенча күп көч керткән кеше.

Ул тырышлы, патриотлыгы өчен Әлмәт шәһәре һәм районы башлыгы Тимур  Нагуманов исеменнән Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.


«Иптәшләре белән яраткан Тройсын бәйрәме уза торган болынны тәртипкә керттеләр. Каен ботакларын суга ташлаганда җайлы булсын өчен басма ясадылар, иске корылманың түбәсен каплап, буягач, менә дигән ял урыны булды. Авылдашларын сыйларга да вакыт таптылар.
Сергей Николаевич тырышлыгы белән авыл зиратына да ямь керде!», – дип хәбәр иттеләр илтәнлеләр.

Фотолар: «Әлмәт керәшеннәре» нең ВК битеннән.


Нет комментариев