Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Илгиз Шәйхрәзиев: «Керәшеннәр миңа Василий дип исем кушты»

Танылган яшь артист озак еллар «Сәлам» керәшен фольклор ансамбленә йөри.

"Сәлам" фольклор ансамбле инде 16 елын куып килә. Ансамбльдә бүген эстраданың танылган артистлары тәҗрибә тупларга өлгергән. Шуларның берсе - Илгиз Шәйхрәзиев. 

Без Илгизнең үзенә чыгып, "Сәлам" ансамбленә йөргән вакытларын искә төшерүен сорадык. 

"Сәлам"гә Илгиз Казан дәүләт мәдәният институтында укыганда кушылып китә икән. 

- 2 курста вокал дәресенә Лидия Алексеевна Әхмәтовага эләктем. Ул мине үз ансамбленә чакырып алды. Шуннан, тормышымда "Сәлам" бите ачылды. Керәшен җырлары, көйләре, биюләрен өйрәндем. Кызык иде. Без, беренчеләрдән булып, әле танылмаган җырларны башкара идек. Мәсәлән, "Париж көе". Геннадий Михайлович Макаров та экспедицияләреннән туплап кайткан материалларын эшкәртеп, безгә бүләк итә иде. Фольклорның шушындый искиткеч мисалларын халыкка таныта алуым белән горурланам. 

Күп конкурсларда катнаштык, төрле масштаблы сәхнәләрдә чыгышлар ясадык. Җиңүләребез дә күп булды. Лидия Алексеевнага бик зур рәхмәт анысы өчен.

Татар егетенең керәшен фольклоры белән мавыгуы инде гаҗәпләндерми дә кебек. Илгиз үзе дә "артист кеше төрле яклы булырга тиеш. Нинди җыр булса да, оста һәм югары дәрәҗәдә башкарырга кирәк" дип әйтә. 

Илгизне керәшеннәр үз итеп, керәшенчә исем дә кушканнар. 

- Миңа "мин - Илгиз" дигәч, "нинди Илгиз инде, син - Вася, Василий" дип шаярып, әйтәләр иде.

"Сәлам" ансамбле яшь артистка үзен төрле яктан сынарга, тәҗрибә тупларга ярдәм иткән. Шулай итеп, Илгиздә, ансамбльгә йөреп, керәшен фольклорына мәхәббәт уяна, сәхнә осталыгы үсә, чыныга, алга таба ышанычлы адымнар ясау өчен, фундамент кора.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев