«Җиләк» керәшен фольклор ансамбле 20 еллык юбилеен билгеләп узды
Иске Зәй бистәсе мәдәният йортында «Җиләк» керәшен фольклор ансамбленең «Керәшен җыру әйтә» дип исемләнгән юбилей кичәсе узды.
«Җиләк» халык керәшен фольклор ансамбле 2003 елда район мәдәният йорты методисты Ольга Агашкина һәм режиссер Петр Минеев тарафыннан оештырыла. Ансамбльгә төрле милләт вәкилләре йөри. Ансамбльнең составы төрле булуга карамастан, аларны керәшен җыруларына һәм йола-гадәтләренә карата мәхәббәт берләштерә.

«Керәшен җыру әйтә» дип исемләнгән юбилей кичәсендә муниципаль район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, мәдәният идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Дина Коронова, район мәдәният йорты директоры Гүзәлия Гатина ансамбльне юбилее белән котлап, бүләкләр, Мактау грамоталры, Рәхмәт хатлары тапшырдылар.

«Ансамбльнең төп максатлары — керәшеннәрнең традицион мәдәниятен саклап калу һәм торгызу, аны бүгенге көндә халык арасында популярлаштыру. Коллектив район, республикакүләм дәрәҗәдәге күпсанлы конкурсларда һәм смотр фестивальләрендә катнашып, җиңүләр яулап килә. Сезгә милли мәдәниятне саклап калу һәм үстерү эшендә иҗади уңышлар телибез», — диде чыгышында Петр Сергеевич.
Кичәдә гармунга кушылып авыл көйләре дә яңгырды, такмаклар әйтеп, керәшен җырулары да җырланды, заманча көйләр дә читтә калмады.

«Коллективның бай репертар сандыгында халык, эстрада җырлары да, гореф-гадәтләрне театрлаштырылган тамашалар да бар», — ди ансамбль җитәкчесе Ольга Агашкина.
«Җиләк»кә алмашка 2021 елда «Каенкай» балалар фольклор ансамбле оешты. Аларда юбилей концертында чыгыш ясап, моңлы тавышлары белән тамашачыларның күңелен яулады. Ансамбльгә йөрүчеләр арасында биючеләр дә бар.
— «Җиләк» керәшен фольклор ансамбленә йөрүчеләр актив, чая, җор күңеллеләр. Нинди генә чара булмасын, алар иң беренче булып килеп җитәләр, бер генә бәйрәмнән дә читтә калмыйлар. Юбилей кичәсенә килгән тамашачы да рәхәтләнеп ял итеп, моң дөньясына чумды, яшьлекләрен искә төшерде, — ди район мәдәният йорты директоры Гүзәлия Гатина.

Ансамбльгә узган ел республика Питрау бәйрәмендә күлмәкләр тектерү өчен 500 мең сумлык сертификат тапшырылды. Ансамбльгә нәкъ Зәй төбәге өчен хас, борынгы кием эскизлары буенча яңа күлмәкләр тегелә.
«Яңа костюмнар икенче Питрау бәйрәменә әзер булыр дип өметләнәбез», — ди Ольга Афанасьевна.

2017 елдан «Җиләк» фольклор ансамбле «халык ансамбле» исемен йөртә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев