Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Икътисадның кайбер секторларында хезмәт хакы 20-30%ка артуы көтелә

2024 елда Россия Федерациясе Хезмәт кодексына өстәмә эш өчен түләүгә кагылышлы үзгәрешләр кертү сәбәпле, икътисадның кайбер секторларында хезмәт хакы 20-30% ка артуы көтелә.

«2024 елда сәүдә, төзелеш, хәрби-сәнәгать комплексы һәм дәүләт хезмәткәрләренең хезмәт хакы артуын көтәргә кирәк. Аерым позицияләр буенча ул 20-30% ка үсәргә мөмкин. Узган атнада Дәүләт Думасы Россия Хезмәт Кодексына төзәтмәләр кертте, депутатлар тарафыннан ул беренче укуда кабул ителде. Әлеге канун өстәмә эш хакы турында бәян ителә», — дип яза «Коммерсант» басмасы.

Россия Хезмәт Кодексына кертелгән яңа төзәтмәләр буенча өстәмә эш хакын хезмәт хакыннан гына түгел, ә барлык башка түләүләрдән, шул исәптән премиядән дә түләргә мәҗбүр итәчәк. Эш сәгатьләре-хезмәт килешүе буенча рәсмиләштерелгән хезмәткәрнең норматив 40 сәгатьлек эш атнасыннан артык эшләгән вакыты.

Хәзер закон буенча беренче ике сәгать өстәмә эш өчен 1,5 тапкыр югарырак түләнә, ә аннан соңгылары ике тапкыр. Шул ук вакытта нинди түләүләр исәпкә алына икәнлеге төгәл әйтелми. Төзәтмәләр бу мәсьәләдә ачыклык кертәчәк, дип яза газета.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев