Көз айларына матур яңалыклар белән кердек.
"Бәрәкәт" яшьләр бүлегенең активисты, "Оберег" керәшен футбол командасында да уйнаган актив егет - Руслан Николаев гаилә корды. Чыгышы белән Кукмара районының Село-Чура авылыннан. Кызы - Людмила, Балык Бистәсенең Үри авылыннан. Яшьләр туйларын киң итеп, барлык йолаларга туры китереп үткәргәннәр.

Бу көннәрдә тагын бер керәшен гаиләсе ишәйде. Менделеевск районының Иске Гришкино авылында яшәүче Виктор һәм Мария Япаевлар гаиләсендә икенче кыз туды. Аңа Юлиана исемен кушканнар. Япаевлар хәбәр итү буенча, бәби 3126 грамм авырлыкта туган.

Фотолар: шәхси сәхифәләрдән
Нет комментариев