Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яшь самбочының җиңүе

Бөтенроссия абсолют реаль көрәш федерациясенең сугышчан самбо буенча балалар арасында уздырылган ил күләмендәге ярышта керәшен малае Яков Юзеев икенче урынны яулаган.

10-12 февральдә Мәскәү өлкәсенең Одинцово шәһәрендә2011-2015 елгы малайлар һәм кызлар арасында сугышчан самбо буенча Россия абсолют реаль көрәш федерациясе беренчелегенә ярыш уздырылган. Анда Казан шәһәрендәге15нче татар гимназиясенең 4нче класс укучысы Яков Юзеев тә катнашкан. 45 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендәге яшь спортчылардан Яков, бары финал очрашуында гына көндәшенә оттырып, икенче урынны алган. 11 яшьлек Яковка инде I яшьләр разряды да бирелгән. Ул – самбо буенча Россия җыелма командасында.

Бу спортчы малайның уңышлары бер кочак. Татарстан абсолют реаль көрәш федерациясенең шушы ел башында уздырылган республика беренчелегенә ярышта Яков 10-11 яшьлекләр арасында беренче урынны яулаган. Быел спортның грэпплинг төре буенча "Туган батыр" призларына ачык турнирда да үз яшьтәшләре арасында беренче урынны алган. Кул сугышы (рукапошный бой) буенча малайлар һәм кызлар арасында оештырылган республика ачык турнирында үз авырлык үлчәвендә ул беренчелекне бирмәгән. 

Яковның 2нче класста укучы 9 яшьлек энесе Ярослав та спорт белән шөгыльләнә. Ул әле күптән түгел генә грек-рим көрәше буенча республика ачык турнирында катнашкан. Һәм 40 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә икенче урынны алган.

"Яковны 6 яшеннән тренер Илнур Зәйнетдинов янына алып бардым. Татарча көрәш секциясенә бирмәкче идек, анысы булмады. Бик шук булгач, сугышчан самбоныкына калдырып кайттым, – дип сөйләде аның бабасы, отставкадагы капитан Яков Иванович. – Татарча көрәшкә үзем өйрәттем. Мамадыш районындагы туган авылым Владимирда булган Питрау бәйрәмнәрендә көрәшеп, мәйдан тота идем. Көрәшче өчен иң зур бүләк булган тәкәләр ун еллап безнең кулда булды. Исемнәр икебезнеке дә бер төсле. Улыма, Иван дип, үземнең әтинең исемен куйган идем. Ә ул, үз чиратында, оныкка минем исемне бирде. Оныгым Яковны 9 яшеннән башлап көрәштерәм. Владимир авылы Питравында да, киленебезнең туган авылы Иванайдагы Чүк бәйрәмендә дә көрәшкә керә. Ике ел рәттән, 12 яшькә кадәрге малайлар арасында җиңүче булды. Оныклар самбога һәм, шулай ук, ирекле көрәшкә (тренер – Айрат Исмәгыйлев) йөриләр. Аларны телефонда гына "утыртып"булмый бит инде. Башта безгә кызык тоелды, хәзер үзләре үк спортка тартылалар". 

Әбиләре Елизавета Михайловна да, әниләре Диана Петровна да малайларның спорт белән мавыгуына каршы килмәгәннәр. Беренчедән, бабалары Яков танылган көрәшче булган, ә әтиләре Иван самбо белән шөгыльләнгән. Икенчедән, Яков та, Ярослав та гимназиядә алдынгы укучылардан саналалар. Шулай булгач, ничек каршы килсеннәр инде?!

Әтиләре Иван – отставкадагы полиция майоры. Әниләре Диана – "Роспотребнадзор"да санитария табибы. Ковид чорындагы фидакарь хезмәте өчен, 2021 елда Пироговордены белән бүләкләнгән. Хәзерге вакытта ул декрет ялында, төпчек кызлары Дарьяны үстерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев