Узган ялларда Чаллы шәһәренең 1нче балалар һәм яшьләр иҗат сараенда «Бәхет йолдызы» дип исемләнгән милли сәнгать фестиваль-конкурсы узган.
"Балалар хореография мәктәбе" солистлары – Матвей Селезнев һәм Мәликә Гобәйдуллина "На скамейке" дип исемләнгән керәшен биюе белән чыгыш ясаганнар. Үз яшь категорисендә алар алдынгылар булып, 1нче дәрәҗә лауреат исемен алганнар.

Әлеге номерның куючысы – "Балалар хореография мәктәбе" укытучысы Валерия Васильева.
Фото: Ләйлә Багирова.
Нет комментариев