Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа уку елында керәчәк хезмәт дәресләрендә нәрсәләр өйрәтәчәкләр?

Россия мәктәпләрендә 1 сентябрьдән укытыла башлаячак «Хезмәт» предметы составына биш мәҗбүри модуль керә, тагын өчесе теләк буенча. Бу хакта ТАСС Россия Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

«Җитештерү һәм технологияләр», «Азык-төлек продуктларын эшкәртү технологияләре», «Компьютер графикасы. Черчение», «Робототехника», «3D-модельләштерү, прототиплаштыру, макетлаштыру» — мәҗбүри модульләр. Теләгән очракта укучылар шулай ук «Автоматлаштырылган системалар», «Терлекчелек», «Үсемлекчелек» модульләрен сайларга мөмкин.

Төбәкнең ихтыяҗларына бәйле рәвештә «Авиамодельләштерү», «Медиатехнологияләр», «Сити-фермерлык», «Ресурсларны сак тоту технологияләре» һәм башка модульләр өстәлергә мөмкин. Билгеләп үтелгәнчә, 5-7 нче сыйныфларда «хезмәт» атнага ике сәгать бирелә, 8-9 нчы сыйныфларда — бер сәгать. Дәресләр шулай ук профориентация элементларын да үз эченә ала.

Башлангыч мәктәптә хезмәт дәресләрендә дүрт модуль булачак: «Технологияләр, һөнәрләр һәм җитештерү», «Материалларны кулдан эшкәртү технологияләре», «Конструкторлаштыру һәм модельләштерү», «Мәгълүмати-коммуникатив технологияләр» (ИКТ).

2024 елның 1 сентябреннән «хезмәт» һәм «Ватанны саклау һәм куркынычсызлык нигезләре» предметлары Россия мәктәпләрендә мәҗбүри булачак. Тиешле указны Россия президенты Владимир Путин 2023 елның ахырында имзалады.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев