19 августта Бакалы районының Яңа Балыклы авылындагы “Байгыл” чишмәсе янында мили йолалар фольклор бәйрәме уздырылган.
Һәр чишмәнең үз тарихы бар. «Байгыл» чишмәсе Яңа Балыклы авылы елъязмасында иң чиста һәм файдалы су чыганагы буларак күрсәтелә.
"Чарага бик күп кунаклар чакырылган иде. Сәламләү сүзе белән шулай Бакалының мәдәният йорты җитәкчесе Илгизәр Хөсәенов чыгыш ясады. Ул барысын да бәйрәм белән котлады һәм авыл тормышында актив катнашучыларны грамоталар һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәт белдерде, иҗади уңышлар теләде. Бәйрәм халык йолалары күренешләрен күрсәтү, җыр-бию белән үрелеп барды”, – дип хәбәр иттеләр Яңа Балыклы клубы хезмәткәрләре.


Нет комментариев