Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ямаш Игәнәйнең туган ягы Ләкедә күргәзмә ачылды

Шагыйрь, публицист Ямаш Игәнәй чыгышы белән Сарман районының Ләке авылыннан.

10 январь – шагыйрь Ямаш Игәнәйнең туган көне. Шул уңайдан Ләке авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе эшләп куелды. Бу хакта авылның китапханә хезмәткәрләре хәбәр итте. 

Күргәзмәдә Ямаш Игәнәйнең (чын исеме Ананий Нестерович Малов) тормыш һәм иҗат юлы турында белешмәләр, шәхси фотолары, шигъри җыентыклары һәм аның турында коллегалары, якташлары, журналистлар әзерләгән төрле-төрле язмалар китерелгән. Шулай ук, публицистик әсәрләре һәм очерклары да бар. Алар аның «Бәддога» (1994) китабында тупланган.

*Ямаш Игәнәй 1938 елның 10 гыйнварында ТАССРның Сарман районында урнашкан Ләке авылында дөньяга килә. 1955 елда Сарман урта мәктәбен тәмамлагач, ул Лубян урман техникумына укырга керә. Аннан соң Башкортстан урман хуҗалыгында үз белгечлеге буенча эшли. 1958—1960 елларда Совет Армиясендә хәрби хезмәт үтә.

Хәрби хезмәттән кайткач, Ямаш Игәнәй Сарман районының Рантамак һәм Азалак авылларының мәктәпләрендә укытучы булып эшли. Шул ук вакытта Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә читтән торып белем ала, аны 1967 елда тәмамлый.

1965—1978 елларда Баулы һәм Мамадыш район газеталарында хатлар бүлеге мөдире, 1978—1980 елларда Чаллы шәһәренең «Кама таңнары» газетасында тәрҗемәче булып эшли. 1986 елда ул Чаллы Язучылар берлегенең җаваплы сәркатибе булып сайлана. 1988 елда исә Чаллының «Чулман-Идел» газетасында эшли. 1991—1997 елларда «Аргамак» журналында хезмәт итә. Берара керәшен татарларының «Керәшен сүзе» газетасында да эшләп ала.
1997 елның 1 мартында Чаллы шәһәрендә Ямаш Игәнәй вафат була. Ул туган авылы зиратында җирләнгән.

Ямаш Игәнәй әдәбиятта шигърият һәм публицистика өлкәләрендә эз калдыра. 1981 елда аның «Сәфәр чыгам» исемле беренче җыентыгы чыга. 1983 елда шагыйрьнең кече яшьтәге балалар өчен «Йолдыз булып ян» һәм 1984 елда «Хәзинәләр иле» исемле китаплары басыла. 1987 елда — «Игелекле төбәк», ә 1989 елда аның «Мин әтигә охшаган» исемле шигырьләр җыентыклары дөнья күрә.

Хәбәрче: Валентина Лукина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев