Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ял көннәрендә Татарстанда +16 градуска кадәр җылытачак

Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Киләсе ял көннәрендә Татарстанда җылытачак, явым-төшем туктап торачак.

8 октябрь, шимбә төнендә, төбәк әле циклонның тыл өлешендә калачак, шуның аркасында һава торышы яңгырлы булып калачак. Ләкин көндез атмосфера басымы сизелерлек артачак, һәм аз вакытлы яңгырлар Татарстанның көнчыгышында гына булырга мөмкин. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы 3 градустан 8 градуска кадәр булачак. Синоптиклар әйтүенчә, көндез һава 10-15 градуска кадәр җылыныр.

Якшәмбе, 9 октябрьдә, Татарстанда явым-төшем туктап торачак. Һава температурасы тәүлекнең караңгы вакытында +2дән +7 градуска кадәр һәм +11дән +16 градуска кадәр якты.

Метеорологларның башлангыч мәгълүматлары буенча, киләсе атна башында республикага янә яңгырлар киләчәк. Көндезге температура 8 градустан 14 градуска кадәр булачак.

Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев