Зәй районының Якты Күл авылында мәдәният хезмәткәрләре балалар белән көзге матурлык турында сөйләшкәннәр, уеннар үткәргәннәр.
Әңгәмәнең исемен "Көз - могҗизалы вакыт. Балалар көзне ярата", – дип куйганнар.
– Көзне бик күңелсез ел фасылы, дисәләр дә, балалар аяк астында кыштырдаган сары яфракларга, коеп яуган яңгыр вакытында зонт астында торуларына да сөенә беләләр. Без көз фасылы турында сөйләштек, чарабыз бик күңелле узды. Балалар "Көз буяулары" викторинасы сорауларына җавап бирделәр, шулай ук "Тиенгә кышка әкәләләр тупларга булыш", "Уңыш җыябыз" һәм башка конкурсларда актив катнаштылар, – диде мәдәният йорты директоры Татьяна Егорова.
Чарада катнашучыларның һәрберсе яхшы кәеф белән татлы призлар алды.
Фото Якты Күл мәдәният йортыннан
Нет комментариев