Ул Әлмәт керәшеннәре айлыгы кысаларында эшләячәк.
4 октябрь Бүген Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Әлмәт районының Аппак авыл җирлеге башлыгы Валентина Горбунова һәм Әлмәтнең туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре – Зөлфия Идиятова, Миләүшә Гәлләмова һәм Рената Галиева кунак булдылар.
Очрашуда Әлмәт керәшеннәре айлыгы дәвамында нинди чаралар көтелә – шулар турында әйтелде. Шулай ук, Әлмәтлеләр үзәкнең музеенда тематик экспозиция әзерләде. Күргәзмәне октябрь азагына кадәр, эш көннәрендә, 10-17 сәгатьтә күреп булачак. Керү ирекле. Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк Казан шәһәрендә, М.Худяков урамы 11 йортта урнашкан.
Шулай итеп, бу елның чираттагы айлыгына старт бирелде.
Фото: Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең төркеме
Нет комментариев