Бәйрәмдә мәктәп укучыларын үзләрендә кунак иткәннәр.
16 февральдә Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белгечләре Казан шәһәренең 187нче күп профильле лицее укучылары өчен "Май чабу" интерактив программасын уздырды. Кунакка 4-5 класс укучылары килде.

– Балалар белән бергәләшеп Май чабу атнасы буенча сәяхәт кылдык, кызыклы уеннар уйнадык, җырладык, биедек һәм, әлбәттә, тәмле коймак-беленнәр белән сыйландык. Әле фотога төшергә дә өлгердек. Көн җилле булса да, аннан курыкмадык, рәхәтләнеп ял иттек, – дип хәбәр итте Җәкәүлеләр.
Ә өченче көнне, 15 февральдә, Җәкәүлеләр Казан шәһәре Яңа Савин районының 13 нче гимназиясендә булып кайтканнар. Анда да балалар өчен Май чабу бәйрәме уздырганнар. Күңелле уеннар, керәшен җыру-биюләрен башкарганнар.

Балалар бәйрәмне ошатканнар.
Фото: Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев