Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белгечләре Сәйтәк авылы музеенда булдылар
Хәбәрләр

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белгечләре Сәйтәк авылы музеенда булдылар

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең әйдәп баручы белгечләре Павел Александров, Лиана Самойлова һәм Светлана Зянкулова Менделеевск районында урнашкан керәшеннәр төпләнеп яши торган авыллар буенча экспедициядә.

Экспедиция кичә район мәдәният йортында башланып киткән.

«Биредә без түгәрәк өстәлдә керәшен ансамбльләренең репертуары, костюмнары, борынгыдан сакланып калган җырулар,көнкүреш әйберләре, конкурс-фестивальләр турында фикер алыштык.

Аннан Сәйтәк авылына юл тоттык. Биредә Сәйтәк авылының мәдәни мирас һәм тарих керәшен музее урнашкан.
Сэйтэк авылы клубы модире, "Туганайлар" керәшен фольклор ансамбленең җитәкчесе Ясминур Гыйззәтуллина бу музейда керәшеннәр көнкурешенә багышлаган бик күп экспонатлар туплаган. Көнебез кичә шулай продуктив һәм күңелле үтеп китте», – дип яздылар алар.


Нет комментариев