“Халыклар дуслыгы – Татарстан байлыгы” форумында керәшен яшьләре бик актив
Хәбәрләр

“Халыклар дуслыгы – Татарстан байлыгы” форумында керәшен яшьләре бик актив

Кичә, 16 ноябрь көнне Казан шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында "Халыклар дуслыгы - Татарстан байлыгы" дип аталган V республика милләтара яшьләр форумы үз эшен башлап җибәрде. Чараны Татарстан халыкларының яшьләр Ассамблеясе оештыра.

Форумда Республика керәшен иҗтимагый оешмасының "Бәрәкәт" яшьләр бүлегеннән 11 актив егет-кызлар катнаша. Керәшеннәр делегациясе чарада иң зурларның берсе. Кичә "Халыклар дуслыгы - Татарстан байлыгы" форумының пленар утырышы алдыннан делегатлар сәяси репрессияләр корбаннарына куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

Форумда Татарстаннан барлыгы 160 яшь активист катнаша. Алар республиканың муниципал районнарын, чит ил студентларын, милли-мәдәни автономияләрне тәкъдим итәләр.

Форум кысаларында дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре, әйдәп баручы экспертлар делегатларга төрле юнәлешләрдә белем бирүче лекторийлар, мастер-класслар үткәрәчәк. Шулай ук, делегатлар милләтара мөнәсәбәтләр турында үзләренең проектларын әзерләп, башкалар алдында аларны тәкъдим итә алачак.



Нет комментариев