Хәбәрләр

“Гөргөри кияүләре”н Мамадыш үзешчәннәре дә уйнаган

2004 елда төшерелгән бу өч фотодагы үзешчән артистларны танучылар бармы?

Фотолар артында “Мамадыш. 4нче мәктәп. “Гөргөри кияүләре” дигән язу бар. Әгәр дә бу комедиядә уйнаган “артист”ларны танысагыз, безгә дә хәбәр итегез әле. Танылган драматург, язучы Туфан Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре” комедиясендә уйнаган үзешчәннәр арасында үзен танучы булса, истәлекләре белән уртаклашуын да көтәбез.

“Туганайлар” редакциясенә ватсап аша (телефон номеры: 8-917-250-97-95) чыгып, яки комментарий калдырып, үзегез белгәннәрне хәбәр итәрсез дип ышанабыз.


Нет комментариев