Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гөлүзә Василовадан облепихалы варенье һәм джем рецепты

Файдалы үзлекләре һәм витаминнар саны буенча облепиханы “җимешләр патшабикәсе” дияргә мөмкин, хәтта аның яфракларында да аскорбин кислотасы бар.

Яфракларын юарга, киптерергә һәм чәй ясап эчәргә була, төсе дә яхшы чыга.

ВИТАМИНЛЫ ВАРЕНЬЕ
2 кг облепиха, 3 кг шикәр комы.
Җимешләрне сабакларыннан һәм яфракларыннан чистартырга, аннары салкын суга салып куярга. Әзер облепиха җимешләрен блендер белән вакларга, аннары вак иләктән чыгарырга.
Бу массага шикәр комы салырга һәм яхшылап болгатырга. Кайнатманы банкаларга тутырырга һәм салкын урында яки суыткычта сакларга.

ОБЛЕПИХАДАН ДЖЕМ
1әр кг облепиха, шикәр комы, 200 мл су.
Җимешләрне юарга һәм саркытырга. Ширбәт кайнатырга, болгатып торырга, шикәр комы эреп беткәч, әзер җимешләрне салырга. Облепиха йомшарганчы кайнатырга. Аннары җимешләрне иләк аша үткәрергә һәм янә ширбәткә салырга, сүрән утта 30 минут кайнатырга. Әзер джемны стерильләштерелгән банкаларга тутырырга.

Гөлүзә Василова, Ирек мәйданы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев