Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Георгий Ибушевка Россия халык артисты исемен бирү мәсьәләсен күтәрүне сорыйлар

Шундый фикерне Татарстанның халык артисты, нәфис сүз остасы Рәшит Сабиров Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә узган Георгий Ибушев концертында әйтте.

Рәшит Сабиров сүзләренчә, җырчыларга мөнәсәбәт бик аксады.

Татарстанның халык артисты, нәфис сүз остасы Рәшит Сабиров җырчы Георгий Ибушевка «Россиянең халык артисты» дигән мактаулы исем бирелергә тиеш дигән фикердә. Бу турыда ул Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә узган Георгий Ибушев концертында әйтте.

«Әйтегез әле, мондый тавыш кемдә бар? Беркемдә юк. Аңа Россиянең атказанган артисты дигән исем биргәннәр, ләкин ул Россиянең халык артисты дигән мактаулы исемгә бик лаеклы җырчы. Людмила Данилована, күтәрегез әле бу мәсьәләне. Моны Миңнеханов дәрәҗәсендә, хөкүмәт дәрәҗәсендә күтәрегез әле», – дип мөрәҗәгать итте ул Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасының Башкарма комитеты җитәкчесе, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең директоры Людмила Белоусовага.

Рәшит Сабиров сүзләренчә, җырчыларга мөнәсәбәт бик аксады. «Моңлы җырчы Илһам Шакировны күргәнегез бармы телевизорда? Юк. Илһам Шакировны да күрсәтмиләр хәзер. Хатын-кызлардан Әлфия Авзалованы да күрсәтмиләр хәзер телевизорда. Хәйдәр Бигичевны да күргәнебез юк безнең. Менә шушындый дәрәҗәгә төштек без, кадерле дуслар, үзебезнең Республикада. Ә без Георгийны күтәрергә тиеш», – диде Рәшит Сабиров.

Керәшеннәрнең мәдәни үзәгендә оештырылган Георгий Ибушев концерты тамашачылар белән очрашу, аралашу чарасы буларак узды. Аны Рәшит Сабиров алып барды.

ТИ, Фото: Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев