Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Федотовкалылар Питрау бәйрәмен гөрләтте

Лениногорск районының Федотовка авылында Питрау гөрләде.

Бәйрәмне федотовкалылар авыл мәдәният йортының ишегалдында оештырган. Питрау гадәтләре буенча, чарада җыр-бию, төрле ярышларда көч сынашулар да булган.

Бәйгеләрнең берсе – кыр чәчәкләреннән бәйләм ясау. Катнашучылар аны махсус әзерләп килеп, бәйрәмдә халыкка күрсәтергә тиеш булган. Иң матуры һәм оригинале дип Ирина Григорьеваның тәкыя итеп үрелгән бәйләме билгеләнгән.

"Иң оста җиләкче" исемен мәктәп укучысы Жанна Васильевага биргәннәр.

Бәйрәмдә авылның үзешчәннәре дә иҗади номерлар белән чыгыш ясаган. Федотовканың “Аланлык” ансамбле һәм “Тамчылар” балалар төркеме халыкны яраткан җырлар белән куандырган. Махсус кунак булып туган авылына кайткан шагыйрә, композитор Людмила Аланлы да үз җырларын бүләк итте.

Бәйрәмгә Әлмәт районыннан ABIEM Project музыкаль дуэты егетләре – Владимир Федоров белән Артур Җамалетдинов та килгән. Алар махсус ">видеорепортаж да төшереп өлгергән, ләкин төп максатлары – Федотовка турында зур бер фильм чыгару. Авылның тормышы, тарихы, халкы белән таныштыра торган саллы хезмәтне тиздән Интернет платформаларда күреп булачак, дип вәгъдә итте алар.

Фото: Людмила Аланлы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев