Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Фәрит Мөхәммәтшин: «Сез – Татарстан Рәисе авызыннан мәгълүмат алучы беренче кешеләр»

Россия матбугаты көне уңаеннан, Казанның «Гаилә» үзәгендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин массакүләм матбугат чаралары вәкилләрен котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды.

Монда, Татарстан Республикасының мәдәни үсешенә керткән зур өлеше өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

«Дәүләт муниципаль хакимияте органнары массакүләм мәгълүмат чараларыннан башка үз сәясәтен алып бара алмый. Сез — Татарстан Рәисе авызыннан мәгълүмат алучы беренче кешеләр. Сез аны укучыларга, тыңлаучыларга җиткерәсез. Сезнең аша без республиканың күпмилләтле халкы белән тыгыз мөнәсәбәттә эшлибез. Җаваплылыгыгызны, зур эшегезне аңлыйм. Сездән башка депутатларның сүзен, Хөкүмәт карарын белә, ишетә алмаслар иде. Журналистлар династиясенә рәхмәт әйтәсем килә. Без аларны беләбез, хөрмәт итәбез», — диде үз чыгышында  Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул, массакүләм мәгълүмат чараларының ике дәүләт телендә эшләвен, газеталарның чуваш, мари телләрендә чыгуын билгеләп узды.

«Дөньядагы хәл бик катлаулы. Шушы шартларда эшләвегез өчен рәхмәт белдерәм. Халкыбызга Россия һәм Татарстанны яклаучы, гаделлек, илебез суверенитеты өчен көрәштә батырларча һәлак булган махсус хәрби операциядә катнашучылар турында сөйләргә, күрсәтергә, аларга рәхмәт белдерергә мөмкинлек табасыз. Бу проблема белән кызыксынучы, аны дөрес яктырта белүче газета-журнал, радио-телевидениедә эшләүче журналистларыбызга баш иям», — диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев узган елның чараларга, казанышларга бай ел булуын билгеләп үтте.

«Бу ел да уңышлы һәм кызыклы булыр дип өметләнәм. Тиздән «Киләчәк Уеннары» башлана, сайлаулар, БРИКС илләре уеннары булачак. Барыгызга да эшегездә дә, шәхси тормышыгызда да уңышлар телим. Барыгызны да Яңа ел һәм Россия матбугаты көне белән котлыйм», — диде ул чыгышында.

Чараның алып баручысы Идел Кыямов әйтеп узганча, Россия Президенты Владимир Путин 2024 елны гаилә елы дип игълан иткәнгә күрә, әлеге чара нәкъ менә «Казан» гаилә үзәгендә оештырылган.

«Гаилә җәмгыятьнең нигезе булуын юкка гына әйтмиләр. Татар халкында борынгыдан ата-аналарабызны, туганнарны хөрмәт итүгә, буыннар бәйләнеше аша традицияләр, телебез, ватаныбызны саклауга зур игътибар бирелә. 2024 елда матбугатта да әлеге эшне дәвам итү бурычы тора», — диде

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев