Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Эшне яллар белән чиратлаштырып (яллар календаре)

Киләсе елда илебез халкының ял һәм бәйрәм кәннәре ачыкланган.

2023 елда да Россиядә 247 эш көне булачак, ә яллар һәм бәйрәмнәр – 118 көн. Ялларга ялганып дәвам итә торган бәйрәм көннәре булуы да шатлыклы. Бу елның соңгы шимбә көне булган 31 декабрьдән башлап, 1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 январь (Яңа ел каникуллары көннәре) ял итәчәкбез. Рождество бәйрәме булган 7 январь да шуңа керә. 23 февраль – Ватан сакчылары көне уңаеннан да халыкны дүрт ял көне көтә: 23, 24, 25 һәм 26 февраль. Аның каравы, Халыкара хатын-кызлар бәйрәме булган 8 Март атна уртасына туры килгәнлектән, 1 генә көн ял ителәчәк. Яз һәм хезмәт бәйрәме 1 майны шимбә көне булган 29 апрельдән үк бәйрәм итә башларга ярый (кемдер – бәрәңге бакчасында, кемнәрдер – табигатьтә). 29, 30 апрель һәм 1 май – бәйрәм көннәре. Ә менә 9 май, Җиңү көне уңаеннан, дүрт көн бәйрәм булачак: 6, 7, 8 һәм 9 майда. 12 июнь – Россия көне атнаның беренче эш көне булганлыктан, анысын да өч көн халык рәхәтләнеп бәйрәм итәчәк: 10, 11 һәм 12 июньдә. Халыклар бердәмлеге көне булган 4 ноябрь шимбә көнгә туры килә, шуңа күрә анысында да өч көн ял: 4, 5 һәм 6 ноябрь. Моннан тыш та, дини һәм башка бәйрәмнәрдә ял иттерүләре мөмкин.

Фото

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев