Эшен яратып башкаручы — Николай Минеев
Хәбәрләр

Эшен яратып башкаручы — Николай Минеев

Николай Минеев — Зәй районының Сарсаз-Баграж авылы егете. Зәй УАДында 24 ел хезмәт куя.

 Кышын «МТЗ» тракторында ротор белән юллардагы карны ыргыта, ә җәен катокта — асфальт тигезләүдә эшли. 

— 24 ел эчендә хезмәтебез нык үзгәрде, элекке еллар белән чагыштырганда, аерма бик зур, заманча техникаларда эшлибез, хезмәт хакы да артты. Әлбәттә, шундый предприятиедә эшләү — үзе бер бәхет, — ди Николай Александрович.

Чыганак

 


Нет комментариев