Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Алтын гасыр курчаклары» дип аталган яңа ел күргәзмәсе ачыла

XIX гасыр – XX гасырның 70 нче еллары коллекцияләренең 160 тан артык экспонаты тәкъдим ителәчәк.

16нчы декабрьдә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Алтын гасыр курчаклары» дип аталган яңа ел күргәзмәсе ачыла, анда Музейның уникаль курчаклар җыелмасыннан XIX гасыр – XX гасырның 70нче еллары коллекцияләренең 160тан артык экспонаты тәкъдим ителәчәк.

«Казан Кремле» музей-тыюлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, күргәзмәдә курчак җитештерүнең сирәк үрнәкләрен күрергә мөмкин булачак. Дөньяда мондый экспонатлар бик аз санда, һәм алар күрсәтелгән музей диварларыннан читкә чыгарылмый. 

Күргәзмә 2023 елның 22нче гыйнварына кадәр дәвам итә.

Идел

Фото:КУЛЬТУРА.РФ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев