Георгий Ибушевның яңа шигырьләрен тәкъдим итәбез.
Мәхәббәт дулкыны
Еракта офыклар күгелҗем өрфия
Рәшәсен тирбәтә тын җилдә.
Ах, нинди җиңеллек талпынып куяр да,
Очар ул болыннар өстенә.
Ә анда ак каен ялгызы моңая,
Толымы җилпенеп куя да,
Шул җиңел япмага ак тәнен иркәләп,
Ләззәткә күмелә, югала.
Ә каен төбендә яшь егет – курайда,
Назлана курае моңыннан.
Офыклар күтәрә өрфия пәрдәсен,
Таң калып шул курай җырыннан.
Агыла, яктыра, нур белән ул тула,
Ул – якты һәм татлы моң нуры.
Болыннар, тугайлар үрләрдән агыла
Саф, чиста мәхәббәт дулкыны.
Күңелем халәте
Кичке эңгер үзәннәргә
Сарылган инде.
Күктә беренче йодызлар
Кабынган инде.
Оеган бөтен тирә-як
Йокы алдыннан.
Офык белән җир кушылып,
Бар дөнья тынган.
Нишли соң бу шашкын күңел? –
Каядыр оча.
Сизәр-сизмәс тибрәп яткан
Төн назын коча.
Шундый тыныч. Йолдызлары
Нур чәчә күктән.
Каеннарның толымнарын
Бәллүр нур үпкән.
Син үзең дә әкрен генә
Шушы тынлыкта
Эрисең, югаласың күк...
Җан күккә оча –
Кушылырга шушы сихри,
Серле агымга.
Төнге серенада булып,
Әйләнә моңга.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев