Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Елизавета Паишева: «Барлык укытучылар да квалификация күтәрү курслары үтте»

Чистай районының Югары Кондрата авылы мәктәбе директоры Елизавета Паишева мәктәпнең яңа уку елына әзерлеге турында сөйләде.

Елизавета ПАИШЕВА, Чистай районының Югары Кондрата авылы мәктәбе директоры:

– Безнең төп гомуми белем мәктәбендә быел 8 бала укыячак. 1 класска, кызганыч, килүче бала юк. Штатыбыз тулы, 6 укытучыбыз бар.

Үзгәрешләргә бай булган яңа уку елына без нык әзерләндек. Барлык укытучылар да квалификация күтәрү курслары үтте, хезмәт һәм иминлек һәм Ватанны саклау нигезләре укытучылары җәй көне өстәмә курслар да узды.

Уку кабинетларына, ашханәгә, спорт залына косметик ремонт ясалды. Бездә 1нче-4нче класс балалары өчен туклану бушлай. Ә 5нче-9нчы класс укучыларының мәктәп ашханәсендә туклануы өчен, бер көнгә ата-аналар взносы – 55 сум, ә ашау бәясенең калганы – субсидия исәбенә. Мәктәп бакчасында үстерелгән яшелчәдән дә үзебезнең ашханәдә балаларга ризык әзерләнә. Мәктәп яңа уку елына тулысынча әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев