Карендәшебез Елизавета Малованың яңа шигырен тәкъдим итәбез.
Үз учагың булсын
Чыбык-чабык җыеп учак яктык –
Хыялланган идем, хыялым
Чынга ашты бүген.
Тик син генә
Мине түгел, аны уйладың...
Бер кабынды учак, бер төтенләп,
Сүнәм-сүнәм, диеп пыскыды.
“Учак кебек сүнгән мәхәббәтне
Кабызма, – дип, бер кош кычкырды.–
Үз учагың булсын җылынырга”.
Айнып киттем: “Нишлим, әй, тиле?..”.
Өйгә хәтле озата кайтты мине –
Юк, син түгел, назлы таң җиле.
“Чыбык-чабык җыеп учак якма,
Утын беткәнмени”, – диярсез.
Акылым да шулай дия дә бит,
Тик күңелем – йөгән-иярсез.
Нет комментариев