Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Елена Зайцева: “Күңел һаман игелекне тели”

Елена Зайцева Мамадыш районының Дүсмәт авылында туган, хәзерге вакытта Шәдчедә яши. Ул җыр-моңга, иҗатка гашыйк кеше.

Кечкенә чагыннан күңелендә туган шигъри юлларны көйгә салып җырлап йөри. Ул әле дә шигырьләр иҗат итүен дәвам итә. Аның сүзләренә инде шактый гына көйләр дә язылган. Фәридә Сәхәбиева, Җәлил Насыйбуллин, Валерий Иванов белән бергә язылган җырлары бик тә күңелгә ятышлы булып яңгырый.

Йомшак күңелле, олы җанлы, кешелекле Елена Николаевна Шәдче авылындагы картлар йортында эшли. 93 яшендәге әнисе белән яшиләр. 3 баласы, 3 оныгы бар. Һәр әнигә хас булганча: “Балаларым – алтыннарым барлыгына сөенеп яшим. Алар миңа яшәү көче бирә. Янымда тормасалар да, еш кайталар, булышалар. Икесенең инде үз тормышлары, гаиләләре бар. Җыр-моң яратуым балаларга да бирелгән, алар белән бергәләп җырлыйбыз, шигырьләр дә укыйбыз”, – диде ул. Без сезгә Елена Зайцеваның берничә шигырен тәкъдим итәбез.

Мин озатам көзне

Көз артыннан язлар килмәгәндәй,

Яшелләнә алмый табигать.

Һаманда бит күңел игелекне

Бик тә тели никтер амәнәт.

Боеклыкны җиллэр куа мени?

Башын игән гүя кук йөзе.

Елап көзләр, кышны каршы ала,

Мин озатам, көзне бер узем.

Кыш артыннан тагын җәйләр килми,

Чәчәкләргә күмми болынны.

Үзәкләргә үтә ачы җилләр,

Өзгәли лә кызыл баланны.

Күңелләргә сеңгән бик ачытып,

Баланнардай ачы хәбәрләр.

Көзләр инде кышның учларында,

Ник вакытсыз китә, адәмнәр...

***

Яшьлек чорда шундый таңнар ата.

Төне җитә, татлы төше дә,

Югы, чыны әкияти тормыш.

Чайкалдыкмы уйнап инештә.

Төшләремә керә таллык буе,

Ялан тәпи бәбкә көткәннәр.

Шул инештэ бака боткасында

Чупылдашып уйнап ускәннәр.

Яшьлек чордан матур хыял килә,

Усеп җиткәч шундый булырга.

Бер мизгелме хәл итә дә куя

Җәйге челлә өшеп туңарга.

Шул җәй минем күңелемдә

Балан ачысыдай уелган.

Ләкин... юк, юк, бөтен матурлыгы,

Йөрәгемдә җырдай җыелган.

Их, кайтасы иде тик бер көнгә,

Ялан тәпи йөгереп йөрергә.

Бакалы, шул моңлы сандугачлы

Сабый чаклы көйне ишетергэ.

Яшьлек чордан шундый таңнар ата

Ә бугенге шыксыз, болытлы.

Бар гүзәллек кая югалган да

Җимергәнме, авыр сулышмы?

 

 

Ходай бирсен сабырлык

 

Икебездә бер үк хыял уйный,

Икебездә ялкын эчендә.

Тик горурлык көлеп уртәлиме,

Сүз катмаска өнди мине дә.

Синме, минме, без бит берүк кеше

Синме, минме инде чигелгән.

Уеп, уеп безнең йөрәкләргә.

Икебезнең исем тегелгән.

Син дә сакла, мин дә саклармын дип,

Сүз бирдек тә сак-сок булдыкмы?

Эчтән генә мин кабатлап йөрим,

“Мәхәббәт алдында сындыкмы?”

Икебездэ берүк нәфрәт кайный,

Яратудан көнче каралык.

Гомер уза, йөрәк әрнеп туза,

Бары Ходай бирсен сабырлык.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев