Елена Григорьева-Данилова: Сайлап алган язмышымны сөеп
Мамадыш районының Владимир авылында туып-үскән Елена Григорьева-Данилова – талантлы биюче, музыка коралларында уйнаучы, керәшен җыруларын искиткеч оста башкаручы һәм олы тәҗрибәгә ия сәхнә остасы.
Елена Михайловна 2009 елның февраленнән керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамблендә артист булып эшли. Аны белмәгән, танымаган кеше сирәктер. “Туганайлар” газетасын укучыларны бу юлы карендәшебезнең тагын бер талантлы ягы – шигырьләре белән таныштырабыз.
“Начар шигырь язасым килми, үземә ошамаса, башкаларга тәкъдим дә итмим. Барысын да йөрәктән өзеп язам”, – ди Татарстанның атказанган артисты Елена Григорьева.
Туган көнең белән, дустым!
“Саумы, кояш!” – диеп уян, һәрбер туган көнгә куан,
Һәр яшәгән көн – зур бүләк, һәр көн безнең өчен туган.
Туган көннәр бик күп булсын – илле, җитмеш, йөз дә тулсын,
Тик күңелең картаймасын, йөрәгеңдә яшен булсын.
Төшенкелек басып алса, әйләнә-тирәңне күзлә:
Күпме ятим азап чигә. Күпме җаннар өзгәләнә.
Авырулар, шәфкать көтеп, өмет белән бага күзгә,
Саулык белән яшәү бәхет, рәхмәт укы һәрбер көнгә.
Кайгырма әле, картаям дип, син бит кеше, бул хыялый,
Кирәк чакта сабый да бул, кирәк тапсаң, мен югары.
Гомер берәү, син – хуҗасы; җитмәс вакыт булмас, җай тап,
Исән булып яшәү рәхәт, һәр мизгелдән ямь тап, тәм тап.
Баганага сәлам бирәм
Ник әйтәсез “кирәгең бер тиен, – диеп,–
Башым иеп, синнән сорап килмәм”, – диеп?
Баганага сәлам бирер чаклар була,
Бүген якын булган дуслар, ятлар була.
Беркайчан да әйтмә, зинһар, “беркайчан” дип,
Иске дусларыңны юк бәягә сатма.
Акчаң беткәч, яңалары качып бетәр,
Калмассыңмы үзең бер тиенлек хакка?!
Корт кимерә тәкәббернең аңсыз миен,
Саранлыгы, комсызлыгы сукырайта.
Иртәгәсен ни буласын уйламый ул,
Бүген яши аяк тибеп, “чәчәк ата."
Артын борган дусларыма карыймын да,
Ходаема инәләмен: “Зинһар, кичер!
Кичер, Ходай, тик аларны җиргә төшер.
Җаен табып, берәм-берәм, миңа китер”.
“Килдегезме?” – дип сорамыйм, ачуланмыйм,
Мин бик сабыр, түземлегем хәттин ашкан.
Күзләренә көлеп карау нинди бәхет,
“Багана”га әйләндем бит яңа баштан!
Баганага сәлам биреп үттем бүген,
Матур итеп, чын дусларча, “нихәл, – дидем. –
Сыгылганда, егылганда сыенырлык
Пар багана булыйк әле, дустым”, –дидем!
Бер сүзнең көче
Сүз фәрман! Сүз дәрман!
Бар “елан чакканы”,
Ук булып йөрәккә кадала ялганы.
Сүз көчле! Сүз бөек!
Шул бер сүз коткара,
Аралый нахактан бәлагә тарганны!
Сүз сөю, нык көю –
Мәңгелек сәгадәт.
Кемгәдер – мәхәббәт, кемгәдер – бер гадәт.
Сүз үчле! Бер теләк: уйламый сөйләмә,
Үз сүзең әйләнеп кайтыр бер көннәрдә.
Сүз һава! Сүз дәва!
Терелә сырхаулар –
Яшәүдән ваз кичеп өметен җуйганнар.
Сүз хәнҗәр! Сүз агу!
Таркала туганнар, –
Кайчандыр гел бергә, аерылмас булганнар.
Сүз афәт! Сүз хәсрәт! Булмасын үкенеч,
Белмибез алдагын – кем кала, кем китә...
Сүз тынлык! Сүз хөрлек!
Бар да бар, бик җитә.
Бер булып, дус булып яшәүгә ни җитә?!
Мин инде күптән бүтән
Очрашулар эзләп йөрмә кабат,
Яшь-җилкенчәк чаклар күптән үткән.
Икебез дә бик нык үзгәргәнбез,
Хәзер син дә башка, мин дә бүтән.
Эзләмә син таныш сукмакларны,
Икәү бергә җитәкләшеп үткән.
Эзләр бардыр... Тик табылмас шул кыз,
Күзен юлга төбәп, сине көткән.
Сиңа атап язган җырларым да
Онытылды. Җырламыймын күптән.
Әйтерсең лә, син эзләгән кызый
Мин булмаган, булган башка бүтән.
Җавап бирмәс сиңа йолдызлар да,
“Табыгыз!” – дип ялварсаң да күктән...
Сайлап алган язмышыңны сөеп,
Яшә минсез. Мин дә синсез күптән!
Сүзләремне кабатларлар җилләр,
Мине кысып кочып, үбеп үткән:
“Син кагылма аңа, ул –бәхетле,
Һәм башканы сөя инде күптән”.
Татлы газап
Язмыш безне тагын очраштырды.
Әллә ялгыш, әллә юри сынап?!.
Тагын бер кат кайттым яшьлегемә
Синсез үткән елларымны урап.
Карашыңда әйтелмәгән сүзләр,
Сораулармы, җавап табалмаган?
Чәчләреңне еллар агартса да,
Күзләреңнең нурын алалмаган!
Шул ук күзләр!.. Шул ук серле караш!..
Истә, җанны эреткәне назлап,
Һәр күзәнәк тойган татлы сөю,
Төннәр йоклатмаган татлы газап!..
Үзгәрмәгән, төсен югалтмаган
Сихерләгән, әсир иткән күзләр.
Шул күзләрдә күпме үкенечләр,
Араларны бозган нахак сүзләр...
Исертәдер бер күз сирпүләрең,
Җиһаннарга сыеп бетмәс рәхәт.
Ялгыш диеп юри очраштырган
Язмышыма укыйм кат-кат рәхмәт!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев