Электрга бәя арта
Хәбәрләр

Электрга бәя арта

Тиздән Татарстанда электр энергиясенә бәя арта.

1 декабрьдән бер ставкалы тариф буенча исәпләгәндә, бер киловатт сәгать өчен 4 сум 68 тиен тәшкил итәчәк. Чагыштыру өчен: 2022 елның 1 июленнән ул 4 сум 30 тиен булган иде. Электр плитәләре көйләнгән һәм электр ярдәмендә җылытыла торган йортларда яшәүчеләр тотылган электр энрегиясенең бер киловатт сәгате өчен – 3 сум 58 тиен, ә авыл халкы 3 сум 28 тиен түлиячәк. Татарстанның тарифлар буенча дәүләт комитеты раслаган бу яңа тарифлар шушы елның 1 декабреннән алып 2023 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә булачак. Тотылган электр энергиясен “көн” һәм “төн”гә аерып исәпли торган прибор көйләнгән очракта, тариф башкача да исәпләнергә мөмкин икән.

 

 

 


Нет комментариев