Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Экспонатларны карыйлар, фотога төшәләр

Җәкәү җортына килгән һәркем музей бүлмәсе, андагы элгәреге керәшен тормышын чагылдырган әйберләр белән танышмый калмый.

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең 2021 елда башланган “Җакын дуслар җыелышкач” проекты элгәреге җыруларны, йола һәм гадәтләрне барлау, аларны яңарту ягыннан бәяләп бетергесез кыйммәткә ия. Бу проектны тормышка ашыру барышында төрле районнардагы керәшеннәрнең җыр-көй үзгәлекләре дә халкыбыз культурасын баетуда аеруча мөһим урын алып тора. Шулар белән бергә, “Җакын дуслар җыелышкач”ның тарихны барлаудагы роле дә зур. Анысы Җәкәү җортындагы музей-бүлмәдә һәр як керәшеннәренең үз айлыклары барышында оештырылган күргәзмәләрдә ачык күренә.

Февраль аенда бу музей-бүлмәдә Түбән Кама ягы керәшеннәренең элгәреге тормыш-көнкүрешен чагылдырган экспонатлар урын алган иде. Аларны Түбән Кама шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында урнашкан керәшен оешмасындагы музейдан да, Балчыклы клубыннан һәм башка керәшен авылларыннан да алып килгәннәр.

(Владислав Домолазов: "Без үскәндә күмер үтүкләре юк иде инде")

Ул эксопантлар арасында безнең әнкәйләр, җырак әбекәйләр чорыннан калган сугылган шакмаклы кызыл чаршауны күреп, йөрәгем сулкылдап куйды. Бәләкәй чаклар, өйнең буеннан-буена шул озын матур чаршау эленеп торган бәйрәмнәр күз алдыма килде. Кулым белән түгел, җаным белән орынгандай, әнкәйләрнең күңел җылысын тойгандай булдым. Хатирәләр дулкынын кузгаткан ул чаршау Балчыклы авылыннан Надежда Анисимованың әтисе яклап әбисе, 1901 елгы Татиянадан калган. Крестлап чигелгән һәм сугылган бистәрләр, бәләкәй сандык, йон эрли торган каба, тәрәзә төбендәге патефон, лампа, иске тегү машинасы, рамдагы элекке фотоларның да күпчелеге – Балчыклы клубындагы музей экспонатлары. Хәтерем ялгышмаса, шәһәрдән авылына кайтып, Балчыклы клубына җитәкче булып эшкә кергән 2005 елдан башлап, Надежда Степановна аларны җыя. Авыл түтиләренең һәрберсеннән сорап, үзе әйтмешли, төпләп-төпләп җыйган кадерле истәлекләр болар.

(Надежда Анисимова: "Музейдагы портфель хәзергесеннән кимме әллә?!")

Кеше өчен яңалыкка, киләчәккә омтылу табигый хәл булса да, музейлардагы экспонатлар җанны тарихка тоташтыра. Алар беркемне дә битараф калдырмый. Шунлыктанмы, әллә инде видео һәм фото аша һәр адымыңны таныш-белешкә җиткереп тору мөмкинлеге биргән интернет “чире” йогынтысымы – Җәкәү җортындагы музей-бүлмәдәге экспонатлар янында фотога төшмәгән кешеләр сирәктер. Кем белә, бәлки бер яки ике гасырдан соң, интернет хәтереннән казып чыгарып, ул фотоларны да тарихи экспонат буларак, күргәзмәләргә куярлар...

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев