4 августта авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен коры ашлар әзерләү өчен яшелчәләр һәм чәйләр җыюны оештырды.
Яшелчәләрне халык үз бакчаларында үстереп китергән.

«Бәләкәй өлешен безнең зур эшкә алып килгәннәре, акциягә аңлап, актив катнашулары өчен барысына да зур рәхмәтебезне белдерәбез. Егетләребез өйләренә тизрәк кайтуын телибез. Бөтен җыелган уңышны эшкәртү өчен Чаллы шәһәренә алып киттеләр. Озакламый кирәк урынга җитәр», – дип язганнар мәдәният йорты хезмәткәрләре.

Нет комментариев