Дәүләт Думасына минималь хезмәт хакы күләмен кутәрергә тәкъдим иткән закон проектын керттеләр.
Документлар пакеты Россия парламентының түбән палатасы электрон базасында чыкты. Тәкъдим авторлары - Дәүләт Думасының Гаилә мәсьәләләре комитеты башлыгы Нина Останина һәм аның комитетта урынбасары Мария Дробот.
«1 маддә. 2024 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакын аена 19 242 сум күләмендә билгеләргә», диелгән закон проекты текстында.
Документка аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, РФ Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында киләсе елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакын өстәмә рәвештә 10 процентка арттырырга тәкъдим итте.
«Шулай итеп, минималь хезмәт хакы күләме 18,5 процентка артачак һәм 19 242 тәшкил итәчәк», диелгән документта.
Чыганак: "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Нет комментариев