Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дәрҗия Аппакова – талантлы якташыбыз

Элгәре язучы Дәрҗия Аппакованың әсәрләрен балалар гына түгел, үзебез дә яратып укыдык.

Бер без генә түгел, бөтен республика укыгандыр. Мәктәп дәреслекләрендә дә бар иде аның хикәяләре.

Дәрҗия Аппакованың керәшен икәнен беркайчан да беркайда да язмадылар. Чоры шундый булгандыр инде. Аның үзебезнең керәшен кызы икәнен белсәк тә, якын-тирә авыларда яшәүчеләр генә белгәнбездер. Ул бит 1898 елда безнең Түбән Кама (элекке Ширәмәт районы) ягындагы керәшен авылы Байгылда туа. 13 яшеннән Казанга барып, керәшеннәр өчен ачылган укытучылар мәктәбенә укырга керә. Аны тәмамлап чыккач, 1916-1917 елларда Казанда балалар укыта. Шуннан соң, Байгылга кайта. Авылда яшәгән чагында ул, Казандагы – “Кызыл әләм”, соңыннан “Киңәш” газеталары хәбәрчесе буларак, балалар һәм авыл халкының авыр тормышы турында хәбәрләр язып тора.

Белемгә омтылышы Дәрҗияне кабат Казанга, совет-партия мәктәбенә алып килә. Берьюлы зур драмтеатр карамагындагы театр студиясен дә тәмамлый ул. Чибәр керәшен кызы бераз вакыт Казандагы запас армиянең сәяси бүлегенә караган труппада артист булып та эшләп ала. 1925-1929 елларда ТАССР өлкә комитетында инструктор булып эшли.

Дәрҗия әле Урта Азия якларына барып, андагы балаларны укырга-язарга да өйрәтә. Ташкентта аның 1932 елда – “Сәнәкчеләр” повесте, ә тагын өч елдан “Михнәт” романы басылып чыга.

Язучы буларак, халык арасында Дәрҗия Аппакова үзенең балалар өчен язылган әсәрләре белән таныла. “Шыгырдавыклы башмаклар” һәм башка әсәрләре урын алган китапларын кулдан-кулга йөртеп укыган заманнар булды.

“Тапкыр малай”, “Бишек җыры” пьесаларын үзешчән артистлар да яратып уйнадылар. Моңа ул сәхнә әсрләренең халкыбыз фольклорын да үз эченә алуы сәбәп булгандыр инде.

“Туганайлар” газетасында керәшеннәрдән чыккан билгеле кешеләр турында еш языла. Бөек Ватан сугышында батырлыклар күрсәткән керәшен геройлары, танылган шагыйрьләр, җырчылар. Ул язмаларны укыганда керәшенем өчен горурланып утырам. Безнең керәшеннәр шикелле, белемгә омтылган башка берәр халык бармы икән?! Белем алып, элгәреләр әйтмешли, олы кеше булу өчен, Байгыл кызы Дәрҗия Аппакова да 13 яшеннән белмәгән-күрмәгән Казанга чыгып киткән бит. Авыл баласы чит җирдә югалып калмаган, елап кайтып та китмәгән, замана үзгәрешләрен кабул итеп, үз чорының алдынгы карашлы белгече булган. Шундый асыл керәшеннәребез белән ничек горурланмыйсың инде?!

Мария САВЕЛЬЕВА.

Түбән Кама районының Келәтле авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев