Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дания Лукина: “Каклаган каз – бездә иң зур сыйларның берсе бит”

Балык Бистәсе районының Бирдебәк авылында туып-үскән Дания Лукина Үри авылы килене.

Ире Александр белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Авылда яшиләр, күп итеп мал асрыйлар, казлар үстерәләр, аларны асрауның барлык нечкәлекләрен беләләр алар. Асрап кына калмый, каз итеннән күп төрле ризыклар да әзерли Дания апа. “Каклаган каз – бездә иң зур сыйларның берсе бит”, – ди ул. Бүген ул безнең белән каз каклау рецепты белән уртаклашты.
Казның эченә бөтен җиренә дә тиеп торырлык итеп тоз тутырабыз. Тышын да әйбәтләп тоз белән ышкыйбыз. Тозны жәлләмичә ышкырга, эченә тоз салып калдырырга, шулай эшләгәндә эче күгәрми. Кәгазь капчыкларга яки азык кәгазенә салып төрергә, чормага элеп куярга. Май ахырларында эченнән тозын алырга, юарга һәм өстенә кайнар су сибәргә. Кояш төшә торган урынга элеп куярга. Кояш яхшы кыздырганда 2-3 көннән, ягъни казның мае үтә күренмәле була башлагач, әзер дигән сүз.
Какланган казны суыткычка куймаска, юкса, тәме үзгәрә, шулай ук кояшлы урында да тотарга ярамый, чөнки кибеп китәчәк. Салкынча, кояш төшми торган урынга куярга. Ә какланган казны көз көнне генә ашарга уйласагыз, тозын бушатырга, әмма юмыйча, 4-5 тапкыр марля белән төреп элеп куярга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев