Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чут төймәсен компьютерга алмаштырганчы

Хезмәтен яратып башкаруы бухгалтер Лида Захаровага күп уңышлар китергән.

Бик күп мактау грамоталарына, рәхмәт хатларына ия булган хезмәт ветераны Лида Тимофеевна бар хезмәт гомерен бухгалтер һөнәренә багышлаган.

1955 елның Кызыл Йолдыз поселогында Трофимовлар гаиләсендә дөньяга килгән.1972 елдан алып 2012 елга кадәр Кызыл-Йолдыз лесхозында башта – гади бухгалтер, аннан соң баш бухгалтер булып эшләгән.

Кызыл-Йолдыз клубы җитәкчесе Лариса Кибякова бу хезмәт ветеранының тормышы, эшчәнлеге турында, аның үз исеменнән язып җибәрде.

– Без, бухгалтериядәге биш хатын-кыз бик тату эшләдек. Коллегаларым һәр кушканымны төгәллек белән эшләделәр. Шул 40 елга якын вакыт эчендә дүрт җитәкче белән эшләргә туры килде. 1972 елда Тимерхан Габделхаков җитәкчелегендә эшләдек. Тимерхан аганы таләпчән, төгәл кеше буларак искә алабыз. Ул җитәкче булган елларда поселок чәчәккә күмелеп торды. Лесхозга гараж, склад, кибет, клуб, ашханә төзелде. Җәй буе төзелеш гөрләде. Поселокта буа буып бик зур күл ясадык, анда төрле балыклар үрчеттек, вагоннарга төяп клепкалар җибәрә торган идек. Кайбер көннәрне отчет белән район үзәгенә икешәр тапкыр барганым да булды.

1989 елдан Кызыл-Йолдыз урман хуҗалыгын Ринат Елисеев җитәкләде. Ул да шундый ук төгәл җитәкче иде. Дүрт урманчылыкка конторалар җиткердек, Күки участогында зур цех салдык. 90нчы еллардагы акчасызлыкны, авырлыкны әйтеп кенә бетерә торган түгел. Ләкин югалып калмадык, җаен таптык. Лесхоз поселогында пекарня, склад җиткердек, үзебездә пешкән тәмле ипи белән бик күп авыл халкын сөендердек.

Рәшит Тазетдинов белән дә бик аңлашып эшләдек. Аның белән эшләгән чакта поселокка күп кенә квартиралар төзелде. Ә 2010 елда лесхозны Ринат Насибуллин белән бергәләп җитәкләдек.

Мин, хезмәт юлымны чут төймәсе тартудан башлаган кыз, арифмометр, калькуляторлар белән күпме саннар чутлап, шактый отчетлар бирдем. Соңгы елларда компьютер белән эшләү бәхетен дә татыдым. Ләкин компьютерда эшләгәннәрем бер дә истә калмаган. Ә элекке кул белән язып алып барылган учет дәфтәрләре, шалт-шолт итеп чут төймәсен тартулар беркайчан да онытылырлык түгел, – дип сөйләде Лида түти Захарова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев