Чуралылар актив томышта яшиләр
Кукмара районының Село-Чура кешеләре бар яктан да җитез. Алар т өрле мәдәни чараларда актив катнаша.
Клуб хезмәткәрләре, ансамбльләргә йөрүчеләр, авылда узган бер генә бәйрәмне дә калдырмый. Районда, тирә-күрше авылларда үткән күп кенә мәдәни чараларда да актив катнашалар. Яңа ел, Рождество бәйрәмнәре дә алардан башка узмый.
“Без һәр бәйрәмне көтеп алабыз, быелгы елны да матур гына башлап җибәрдек. 8 январь көнне "Киндеркуль" паркында Кыш бабай резиденциясендә булып кайттык. Балаларга төрле уеннар уйнаттык, Кыш бабай күчтәнәчләр өләште, бик күңелле булды.
7 январь көнне район мәдәният йорты сәхнәсендә Рождество бәйрәме уңаеннан уздырылган күңелле чарада катнаштык. Күк йөзе аяз, илләр тыныч, бәйрәмнәр күңелле, hәр кешенең күңеле көр, гаиләләр имин булсын иде! Әле 5 январь көнне Кукмараның Комсомол мәйданында "Итекfest" бәйрәме гөрләп үтте. Без дә бу бәйрәмдә булдык”, – дип хәбәр иттеләр мәдәният йорты хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев