Служба чиркәү-керәшен телендә барачак.
10 декабрь көнне Чаллы шәһәренең "Неупиваемая Чаша" керәшен приходында литургия һәм Чумылдыру җәшереге уздырылачак.
Чаллыдагы керәшеннәрнең иман йорты Гостев урамы, 36 йорт адресы буенча урнашкан. Приходка бу көнне Керәшен Сәрдәсе авылы чиркәвеннән Димитрий Сизов һәм Керәшен Казысындагы Живоначальная Троица чиркәве настоятеле иерей Геннадий Сизов килә. Служба чиркәү-керәшен телендә үтәчәк.
Башлана сәгать 8дә.
Нет комментариев