Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Боламык” – Сәвәләйнеке генә

Нардуган, Бәрмәнчек, Җапрак бәйрәме, Чүк, Тройсын... Һәр керәшен авылының үз бәйрәме, йоласы. Ә менә “Боламык” – Зәй районының Сәвәләй авылында гына уздырыла торган йола.

Боламык боткасы пешерү мәҗүсилек заманнарыннан ук сакланып килгән. Аның үзенә генә хас йоласы, шартлары бар. Бу ботканы язгы кыр эшләре беткәч, иген уңышы мул булсын, яңгырлар яусын, күгебез тыныч булсын дип, Тройсыннан соң пешергәннәр. Анда йортта булган ярма, он, күкәй салынган. Шулай ук, бу көнне күмәч пешерә торган булганнар. Соңыннан шул күмәчне, мул уңыш сорап, җиргә күмгәннәр. Боламыкның беренче атнасы яшьләр боламыгына туры килә торган булган. Элгәре вакытларда яшьләр җыелып, күбрәк, бәйрәм кебек үткәргәннәр. Күрше авылдан килгәннәр, танышканннар, бергәләп җыр-биюләр белән бәйрәм иткәннәр. 

Быел да Сәвәләй халкы бу йоланы бердәм рәвештә үтәгән. Боламык боткасын, йоласына туры китереп, югары очта да, түбән очта да пешергәннәр. 

«Башта авылыбыздагы Начта әби иман укыды. Шуннан соң төрле ярмалар, күкәй кушып, Җир Алласыннан игеннәр уңсын, яңгыр яусын дип сорап, учакта боламык пешердек. Ул күкәй кабыкларын, кошлар килеп чукысын дип, агач башларына элдек. Җыелган бар халыкны боламык белән сыйладык», — диде Сәвәләй мәдәният йорты директоры Ләйлә Сабаева.  

«Боламык» — ул йола, бәйрәм форматында үткәрелми. Авыл халкы — олысы, кечесе, ир-атлар, хатын-кызлар бергә җыелып, матур гына сөйләшеп, бер-берсе белән аралашып утыралар, теләкләр телиләр.

«Быел да Күк, Кояш Алласыннан яңгыр сорадык. Төнлә аннары бераз гына явып китте менә. Бик матур узды йола. Күңелгә рәхәт булып калды», — дип сөенеп сөләде Ләйлә Сабаева.

Фото:Сәвәләй авыл мәдәният йорты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев