Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бирдебәк авылының III дәрәҗә «Хезмәт даны» ордены иясе

Балык Бистәсе районының Бирдебәк авылыда данлыклы хатын-кызлар шактый.

Бирдебәк авылыннан III дәрәҗә "Хезмәт даны” ордены иясе Галина Николай кызы Петрова.

Ул 1954 нче елның 8 декабрендә күп балалы колхозчы гаиләсендә иң олы бала булып дөньяга килә. Котлы Бөкәш мәктәбендә 10 сыйныф белем ала, 1973 елдан «Победа» колхозында сыер савучы булып эшли башлый. Бер үк вакытта читтән торып Буа ветеренария техникумын тәмамлый.

Тырыш, намуслы кыз хуҗалык үсешенә зур өлеш кертә. Бу вакыт эчендә ул югары күрсәткечләргә ирешә, социалистик ярышта җиңүче булып чыга
1977 елны Казаклар Чаллысы авыл Советына депутат итеп сайлана.

Эшләү дәверендә "Тугызынчы бишьеллык Ударник" билгесе белән, "1975 елгы социалистик ярыш җиңүчесе" билгесе белән, "1976 елгы социалистик ярыш җиңүчесе" билгесе, "1977 елгы социалистик ярыш җиңүчесе" билгесе, ВЛКСМ Үзәк Комитеты тарафыннан "Терлекчелекнең яшь алдынгысы" билгесе белән бүләкләнә. "Бөек Октябрьнең 60 еллыгы уңаеннан "Социалистик ярыш җиңүчесе" дигән мактаулы исем бирелә.

Галина Николаевна социаль ярышлардагы уңышлары һәм авыл хуҗалыгы продукциясен һәм хәзерләүләрне арттыру буенча кабул ителгән йөкләмәләрне үтәүдә батырлык күрсәтүе өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнеп, Балык бистәсе Мактау китабына кертелә һәм районның яшь сыер савучылары ярышлары йомгагы буенча "Иң яхшы яшь сыер савучы" исеменә лаек була. ВЛКСМ РК каршындагы өч меңлек сыер савучылар отрядына кабул ителә. 1978 елда III дәрәҗә "Хезмәт даны" ордены белән бүләкләнә.

Баш зоотехник булып эшен дәвам итә. Алдынгы зоотехникларның берсе була.

2011 елдан хезмәт ветераны. Бүгенгесе көндә Галина Николаевна лаеклы ялда. Авыл халкы белән уртак тел табып, аралашып яши, мәдәни чараларда актив катнаша.

Бирдебәк авылы клубы төркеме
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев