Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бөек Ватан сугышы герое, генерал-лейтенант Алексей Яковлев турында кызыклы фактлар

Алексей Ефимович Яковлев 1985 елгы «Сквозь огонь: записки генерала» истәлекләр китабы авторы

Яковлев Алексей Ефимович – хәрби фәннәр кандидаты, Бөек Ватан сугышы герое, генерал-лейтенант, армия штабы начальнигы.

Яковлев Алексей Ефимович 1903 елда Казан губернасының Лаеш өязе хәзерге Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы Иванай авылында туа.

Керәшен укытучылар семинариясен һәм татар-башкорт мәктәбен тәмамлый. Шунда ук рота командиры булып билгеләнә. Ленинград шәһәрендәге Югары физик тәрбия мәктәбен тәмамлый һәм ТБВШ башлыгы урынбасары булып эшкә кайта.1929-1935 елларда Казанда берләшкән татар-башкорт хәрби мәктәбе җитәкчесе урынбасары булып эшли.

1936 елда Одесса хәрби округында хезмәт итә. М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академияне һәм СССР ның Кораллы Көчләре Генераль штабының Хәрби академиясен тәмамлый.
1939 елдан Одесса пехота училищесы батальоны командиры.

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы дәвамында - полк командиры, Көньяк-Көнбатыш юнәлештәге гаскәрләр штабының оператив бүлеге начальнигы, дивизия командиры, армия штабы начальнигы, Балатон күлендә һәм Будапешт шәһәре өчен берләшкән совет һәм румын гаскәрләре командующие, Япония белән сугыш вакытында Ерак Көнчыгышның 53 нче армия командующие була.

1945-1969 елларда Эстония корпусы, соңрак М.В. Фрунзе исемендәге хәрби академия командующие һәм академиянең Генераль штабы факультеты башлыгы.

Алексей Ефимович Яковлев 1985 елгы «Сквозь огонь: записки генерала» истәлекләр китабы авторы.

Яковлев Алексей Ефимович кылган батырлыклары өчен Ленин, Кызыл Йолдыз, Кызыл Байрак, Кутузов, «Җиңү» орденнары белән бүләкләнә.

2000 елның 4 февралендә туган авылы – Иванайда А.Е. Яковлев исемендәге урам барлыкка килә.

Яковлев Алексей Ефимович 1991 елда вафат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев