Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Баш чишмә» ансамбле - фестиваль лауреаты

Түбән Камада «Гасырларны бәйләүче җеп» фольклор иҗаты фестивале-конкурсының гала-концерты узды.

16 ноябрьдә Түбән Кама шәһәре янындагы Красный Ключ поселогында урнашкан «Мирас» район мәдәният йортында «Гасырларны бәйләүче җеп» фольклор иҗаты фестивале-конкурсының гала-концерты булды. 

«Гасырларны бәйләүче җеп» фествиалендә елның-елында безнең керәшен ансамбльләре дә катнашып, ерак гасырлардан сакланып килгән милли культурсабызны тамашачыга бар матурлыгы, тулылыгы белән күрсәтәләр. Аларның иҗатын музыка сәнгате һәм фольклор  белгечләреннән торган дәрәҗәле жюри бәяли.

Быел әлеге муниципаль район күләмендәге фестиваль-конкурста керәшеннәрнең «Баш чишмә» ансамбле I дәрәҗә лауреат исемен яулады.

«Баш чишмә» ансамбле заманында Түбән Кама шәһәре төзелешенә үз нигезен бирергә мәҗбүр булган керәшен авылы Чәбиядән чыккан карендәшләребездән тора. Алар үз әниләреннән, әбиләрдән өйрәнгән җыруларны халыкка җиткерәләр. Үз милли мирасыбызны саклауга, культурабызны үстерүгә һәм башка халыкларга танытуга үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев