Светлананың хәлен белештек.
Март башында "Бәрәкәт" керәшен яшьләре активисты Светлана Яковлева икенче мәртәбә әни булган. Бу хакта үзенең шәхси сәхифәсенә куйган матур фотоларыннан белдек. Үзенә дә чыгып сораштык.

– 5 март көнне туды кечкенә улыбыз. Аңа Кирилл дип куштык. Хәзер инде өйдә, бар да яхшы, – дип әйтте Светлана.
Светлана белән Владислав Яковлевлар тагын бер ул – 6 яшьлек Константинны тәрбиялиләр. Ир белән хатын чыгышлары буенча икесе дә Балык Бистәсеннән.

Яңа туган Кириллга һәм аның гаиләсенә тазалык теләп калабыз, акыллы бала булып үссен.
Нет комментариев