Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бар ул мин эзләгән кеше...

Керәшен яшьләре ничек таныша? Урамда, кафеларда, театрларда танышучылар калганмы әле? Интернетта гына утырып, тиң ярыңны табып буламы? Яшьләребез белән шул сорауларга җавап эзләдек.

Күз алдыгызга китерегез. Көзге шәһәр урамы. Салкын җилле соры көн. Бераз яңгыр да тамчылап тора. Сез, тиз-тиз атлап, авыр эш көненнән яки укудан соң өйгә кайтып барасыз. Өстегезгә калын пәлтә кигәнсез, башыгызга зур шарф бәйләгәнсез.  Үзегез бер генә нәрсә турында уйлыйсыз: өйгә кайтып җитеп, авылдан алып килгән карлыган вареньесы белән җылы чәй эчү. Берзаман сезнең бу җылы уйларыгызга кемнеңдер тавышы катыша. Бу тавышның башта түгел, ә тышкы дөньяда икәнен аңлап туктап каласыз. Сезгә кемдер  эндәшә. Аваз ишетелгән якка борылып карыйсыз. Ә анда бер егет басып тора. Нигә эндәшә? “Танышырга телим”, – диме? Биткә бик ямьсез дә түгел үзе, өс-башы да пөхтә күренә. Танышыргамы яки “гафу итегез, урамда танышмыйм” дип алга таба атларгамы? Мин, мөгаен, икенче вариантны сайлар идем. Фильмнарда урамда танышу бик “романтично” булып тоелса да, чынбарлыкта исә мондый нәрсәләрдә романтиканың әсәре дә юк. Бәлки ул чынлап та танышырга теләүче гади егеттер. Ә бәлки ниндидер мәкерле уйлары, максатлары булган намуссыз кешедер. Шуңа күрә, “ятканчы атып калып”, башыңа мең бәла алганчы, иң куркынычсыз юлны сайлап, җилдертергә кирәк. Кем белә, сез бу танышудан баш тартып, бәлки зур мәхәббәттән мәхрүм калгансыздыр, ә бәлки зур бәладан котылгансыздыр...

Урамда танышу әти-әниләребез чорында иң популяр ысул булса, хәзер ул – бик сирәк күренеш. Нигә сирәк? Анысын алдан аңлаттым.  Бөтен аралашулар, танышулар – социаль челтәрләрдә. Күпчелек очракта, “ВКонтакте”да яки “Instagram”да. Фотоларыңны керт тә, ак атка атланган принцларның “Сәлам. Хәлләр ничек?” яки “Сәлам. Танышырга буламы?” дигән хатларын көтеп яшә. Инде фотолар кертеп тә язучылар юк икән, димәк, фотоларның уңышсызларын сайлагансың. Кыяфәтеңнең матур булуы мөһим. Интернет аша синең индивидуальлегең дә, матур эчке дөньяң да күренми бит! Шуңа күрә бар эчке матурлыгыңны фотода яки фото астында языла торган постларда күрсәтергә тырышырга кирәк.

Социаль челтәрләрдә уңыш елмаймаса, танышу өчен ясалган махсус сайтлар, мобиль кушымталар да бар. Анда танышу географиясе бигрәк тә киң. Теләсәң, чит ил кешесе белән дә танышып була. Әмма җәмгыятьтә әлеге сайтларга карата ниндидер тискәре караш, ышанмау яши. Җитди мөнәсәбәтләр эзләү өчен ясалган платформалар түгел дип кабул ителәләр. Әмма шундый сайтлар аша танышып өйләнешкән парлар да шактый.

Барлык танышулар да интернетта дию дә дөрес булмас иде. Ниндидер бәйрәмнәрдә, очрашуларда танышучылар да шактый. Уртак дуслар аркылы танышу практикасы да бар. Дустың сиңа начарны тәкъдим итмәс.

Керәшен яшьләре танышуның нинди ысулларын сайлый? Яшьтәшләремә кызыксындырган сорауларымны бирдем.

Эдуард ДАНИЛОВ, 26 яшь, Кукмара районы:

– Күбрәк, үзем танышам. Ул күпчелек очракта шулай булырга тиештер дә. Егет кеше, барыбер, кыюрак булырга, беренче булып үзенең кызыксынуын белдертергә тиеш. Элек-электән шулай килгән. Тик замана алга атлаган саен, бу фикер ниндидер бер стереотипка әйләнеп бара кебек. Хәзер кызлар беренче булып та таныша алалар. Мин моңа каршы түгел. Әгәр дә кемдер кемнедер бик каты ошатып йөри икән, кызмы ул, егетме, нишләп әле үзенең  хисләрен белдермәскә тиеш?!
Бәлки ул аның язмышыдыр.

Урамда күреп, ошаткан һәр кеше белән дә танышып йөри алам дип әйтә алмыйм. Төрле хәлләр булгалый. Шулай да бар кыюлыкны җыеп, танышкан чаклар да булды.

Соңгы арада танышулар интернет челтәрендә инде. Социаль челтәрләрдә синең фотоларыңа лайк куялар, комментарийлар язалар, шуннан аралашу китә. Реаль тормышта берәр кичәдә, бәйрәмдә танышып сөйләшеп киткәнем дә бар. Алай кызыклырак та.

Махсус танышу сайтларында утырганым юк. Утыручы танышларым бар. Мин моңа нормаль нәрсә дип карыйм. Гомумән, интернет челтәрендә танышып, үз парыңны табып була дип уйлыйм. Танышларым арасында мондый сайтларда табышып, бергә булучылар да шактый. Хәзер заманасы шул. Бар хәрәкәт, бар кызык – интернет челтәрендә. Нинди генә өлкәне алсак та, интернет бик зур мөмкинлекләр ача. Танышу, аралашу өчен дә. Махсус сайтлар, мобиль кушымталар да көн саен яңарып тора.

Ангелина КУЗЬМИНА, 20 яшь, Зәй районы:

– Минем уйлавымча, хәзерге вакытта, күбесенчә, интернет аша танышалар. Беркайчан да үземнең танышканым юк, чөнки егет кеше беренче адым ясарга тиеш дип уйлыйм. Үземнең егетем белән авылда таныштым. Икебез дә җәйге каникулга, әбиләребез янына кайткан идек.

Танышу сайтлары күп. Алар яшьләр арасында бик популяр. Үземнең ул сайтларда утырганым юк. Мин аларга ышанмыйм. Әгәр кеше синең язмышыңа язылган икән, син аны  урамда да, интернетта да очрата алачаксың.

Анастасия ДЕМЕНТЬЕВА, 20 яшь, Питрәч районы:

– Егетләр үзләре танышалар. Күбрәк социаль челтәрләрдә язалар, бигрәк тә “Instagram”да. Урамда берничә тапкыр килеп танышканнары бар. Тулай торакта танышалар. Анда уза торган төрле чаралар вакытында танышырга мөмкиннәр. Яисә авыр пакетлар белән кайтып килгәндә ярдәм итәргә тәкъдим итәләр дә, шулай сөйләшеп китәбез. Бүлмә ишеге янына килеп тә шакыйлар, якынрак танышу теләген белдерәләр.

Урамда берәр егетне ошатсам, беренче барып таныша алмыйм, чөнки мин беренче адымны егетләр ясарга тиеш дигән фикердә.

Танышу өчен сайтларда утырмыйм. Минем дус кызларым арасында күбесе, танышу сайтларына теркәлеп, үзләренә пар таптылар. Миңа да: “Теркәл, бәлки, сине анда язмышың көтәдер”, – дип әйтеп карыйлар, тик миңа алай танышу, ничектер, гади тоела. Вакыты җиткәч, синең кешең үзе табыла дип уйлыйм мин.

Вадим ШРЫКОВ, 19 яшь, Мамадыш районы:

– Төрле чаклар була. Минем дә танышканым, кызларның да беренче булып сүз башлаганнары бар. Кыз кешенең беренче булып танышырга теләк белдерүендә бернинди дә начар нәрсә юк.

Бер карасаң, танышу сайтлары бик унайлы. Сүз дә юк. Кайдадыр барып йөрергә дә кирәк түгел. Андагы кешеләр танышырга әзер булалар. Кеше турында күп кенә информациясе инде язылган, карап бәя бирергә фотосурәте дә була. Ләкин анда язылган сүзләр бик дөрес тә булмаска мөмкин. Кешенең холыгын да интернет аша гына аңлап бетермисең. Бер-береңне күреп сөйләшү ни тора?! Кешене аңлавы да җиңелрәк. Шуның өчен мин танышу сайтларын бик өнәп бетермим.

 Татьяна ЕФРЕМОВА, 23 яшь, Яшел Үзән районы:

– Егетләр белән үзем танышмыйм. Минемчә, хатын-кыз йөрәге өчен ир кеше көрәшергә тиеш. Бу әкиятләрдә дә күрсәтелә. Принц принцесса өчен көрәшә, аның өчен манарага менә, явыз көчләрне җиңә... Әгәр дә кыз, барлык каршылыкларны җиңеп, егет артыннан үзе килсә, принцка ул принцесса белән кызык та булмас иде. Ир кеше көрәшеп, яулап алган хатынкыз ның гына кадерен белә.

Минем белән төрле җирләрдә танышалар. Күбрәк “Instagram”да танышырга теләк белдерәләр. Әмма интернетта танышуга җитди карый алмыйм. Минем өчен андый танышу әллә бар, әллә юк. Яз һәм җәй көннәрендә урамда танышучылар да бар.

Кешеләр реаль тормышта таны шырга тиешләр, дип саныйм. Үзем кешене эш вакытында күрсәм генә, аның белән алга таба аралашырга ризалыгымны бирәм. Эшләгәндә ул кешенең үзен ничек тотуын, кешеләр белән аралашуын күзәтәм. Интернетта хатлар алышканда яисә свиданиеләрдә аның нинди кеше икәнен аңлап булмый. Ул сезнең янда үзен ихлас тотмаска, ялганнарга мөмкин. Ә эшләгән вакытта аның холкының, тәрбиясенең нинди булуы, кулыннан эш килүе-килмәве күренә.

Фото: pixabay.com

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев