15 сентябрь көнне Балык Бистәсе районында гомер итүче Луиза Ананиева Алабуга шәһәрендә уткән “Нечкәбил” гаилә фестивалендә катнашкан
Гаилә учагын саклаучылар арасында уздырыла торган проектта яшь әниләр дә, шулай ук 45 яшькәчә булган хатын-кызлар да катнаша ала. “Нечкәбил” - халык йолаларын саклаучы, олыларны олы, кечеләрне кече итә белүче республикабыздагы бәхетле гаиләләрне халыкка таныта.
Бәйгедә Луизага ире Николай, кызлары Злата, Миланья, Анна һәм Казаклар Чаллысы авылыннан “Нур” фольклор ансамбле булышкан. Алар “Нечкәбил” конкурсы тамашачыларына керәшен җыруларын, Питрау бәйрәме күренешен тәкъдим иткәннәр. Тамашачылар һәм жюри членнары Ананиевларның чыгышларын зур бәяләп, “Халык иҗаты” номинациясендә беренчелекне биргән.
Рөстәм Змеев фотолары
Нет комментариев