Балык Бистәсеннән Лариса Кибякова Мактау грамотасы белән бүләкләнде
Хәбәрләр

Балык Бистәсеннән Лариса Кибякова Мактау грамотасы белән бүләкләнде

Кызыл-Йолдыз авыл клубы җитәкчесе Лариса Кибякова Мәдәният үсешенә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Лариса Кибякованың мәдәният өлкәсендә хезмәт стажы – 20 ел. 2004 елда Балык Бистәсе районының Кызыл Йолдыз лесхоз клубына житәкче булып эшкә керә. 2015 елдан Алан-Полян клубын да җитәкли башлый. Кызыл-Йолдызда –“Чулпы” керәшен халык фольклор ансамбле, Алан-Полянда “Алан” балалар коллективы гөрләп эшләп тора.

«Эшемне югары бәяләгәннәре өчен җитәкчелерәмә зур рәхмәт. Алга таба да зур уңышларга ирешеп, исән-сау эшләргә язсын”,– ди Лариса Алексеевна. Бүләк район мәдәният йортында, район башлыгы һәм ТР Дәүләт Советы депутаты катнашында узган, Балык Бистәсе районы социаль-мәдәни өлкә бүлегенең хезмәт коллективлары утырышында тапшырылды.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев