Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балчыклы халкы кач йөрешенә чыкты

12 июль иртәсендә Түбән Кама районының Балчыклы авылындагы Пётр һәм Павел чиркәвендә бәйрәм литургиясе уздырылды.

Литургияне Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пахомий алып барды. Аңа Түбән Кама благочинные, протоиерей Александр Колчерин һәм башка настоятельләр ярдәм итте.

Литургиядән соң халык, епископ Пахомий һәм настоятельләр җитәкчелегендә, кач йөрешенә чыкты. Алар Балчыклы чиркәвеннән өч чакрым ераклыктагы Келәтле авылы чишмәсенә кадәр бардылар. Прихожаннар арасында Балчыклы чиркәвен төзүдә үзеннән бәяләп бетергесез зур өлеш керткән авылдашлары, НПАТПның генераль директоры Юрий Иванов та бар иде. 

Халык купельлы зур музей-комплекс янында тукталды. Сүз уңаеннан, әтисе Алексей шушы Келәтле авылыннан булган эшмәкәр Валерий Иванов берничә ел элек Келәтле чишмәсен төзекләндерде. Хәзер ул 12 апостол сыны урын алган купельле зур музей-комплекска әйләнде.
Епископ Пахомий чишмә янында да келәү уздырды. Кач йөрешендәгеләргә ару су бөркеде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев