Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балалар өчен уеннар

Балалар арасында иң яратып уйнала торган уеннар — хәрәкәтле һәм музыкаль халык уеннары. Халкыбызның йолалары, тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан бу уеннар балаларда өлгерлек, тапкырлык, ярдәмләшү, шулай ук кешелеклелек, сабырлык, сәнгатьлелек сыйфатларын тәрбияли.

 “Яулык салыш”

 Балалар түгәрәк ясап басалар. Кулларын артка куялар. Санамыш ярдәмендә яулык салучы билгеләнә. Аның кулында кулъяулык. Ул түгәрәктән чыгып шушы сүзләрне җырлап йөри:

Кулъяулыгым яшел, яшел,

Яшел чирәм астында.

Сиздермичә ташлап китәм

Бер иптәшем артына.

Сүзләрне әйткәндәбер баланың уч төбенә кулъяулыкны калдырып китә. Үзе түгәрәк эченә кереп баса. Кулъяулыклы бала тиз генә артка чыгып, сүзләрне әйтә-әйтә, уенны дәвам итәргә тиеш. Әгәр ул тоткарланып торса яки кулъяулык салганны сизмәсә, аңа җәза бирелә.

Йөзек салыш

Уйнаучылар урындыкларга  тезелешеп утыралар. Берсе «күзәтүче» итеп сайланган була. Ул аларга каршы урындыкта утыра. Өченче берәү кулына йөзек алып, баягы утырган уйнаучыларның барысының да кулларына салып чыккан кебек итеп йөреп чыга, тик берсенә генә салып калдыра. Аннары урындыктагы кыздан:

– Кемдә йөзек? – дип күзәтүчедән сорый.

Уйнаучылар бар да йөзек үз кулларында кебек итенеп, күзәтүчене саташтырырга тырышалар. Ул берсенең исемен әйтә. Дөрес әйтсә, йөзек чыккан кешенең урынына барып утыра да, йөзек чыкканы хәзер йөзек салырга тиеш була. Инде башта йөзек салган кыз үзе хәзер күзәтүче булып, каршыларына утырып, йөзек табарга кала. Белмәсә, ул урында утыра бирә. Озакка китсә, аңар җәза биреп, җырлар җырлаталар яки башка берәр эш эшләтәләр.

Чабата уены

Һәрбер уенчы чабата алып килә.

 

Болын уртасына казык кагыла һәм аңа 1—2 метр озынлыгындагы бау бәйләнә. Уенчылар үзләренең чабатасын шул казык төбенә китереп өяләр. Шуннан соң санамыш ярдәмендә «чабата сакчысы» сайлап куялар. Сакчы бауга тотынып янына чабата өелгән казык янында, калганнары әйләнә буйлап шул өем тирәсендә йөриләр. Бер уенчы сакчыдан: «Пештеме?» дип сорый. Сакчы: «Пеште!» — дигәч, уенчылар өемнән үз чабаталарын алырга тырышалар. Ә сакчы исә бауга тотынып, шул бау радиусыннан чыкмыйча, аяклары белән тибенеп тегеләрне якын китерми. Әгәр ул чабата урларга килүченең берсенә аягы белән тисә, ул кеше чабата сакчысы була. Берсенә дә тия алмыйча, чабаталарын урлап бетерсәләр, сакчы йөгереп кача. Уенчылар аны чабаталары белән ыргыта-ыргыта куалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев