Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Айбагыр" лагерена тугызынчы тапкыр старт бирелде – фото, видео

"Айбагыр" этносменасының тантаналы ачылышы 14 август көнне узды

Этносмена 13-27 август көннәрендә Мамадыш районының Соколка авылы янындагы “Кама” балаларны сәламәтләндерү лагере базасында уза. Быел монда – "Айбагыр" һәм "Нурлы Алан" этносменалары бергә ял итә.

"Айбагыр"га республиканың төрле районнарыннан 10-17 яшьлек 55 бала ял итәргә килде. Аларны дүрт   отрядка бүлгәннәр. Беренче отряд “Алтын керәшен”, икенчесе – “Бәләкәй җолдызлар”, өченчесе - “Кызулар", дүртенчесе – "Райбагыр". Һәрберсенең үз девизы һәм җыры бар. Тантаналы ачылышта “Айбагыр” флагын күтәргәннән соң, балалар бергәләшеп “Айбагыр” лагере анты”н әйттеләр.

“Без, айбагырлылар, үз халкыбызның милли үзенчәлекләрен саклап калырга омтылабыз һәм ант итәбез:

- туган телебезне, культурабызны, традиция һәм йолаларыбызны яшәтергә!

- туган табигатебезнең кадерен белергә, лагерьдагы бер агач ботагын да сындырмаска!

– лагерьның таләпләрен үтәргә, вожатыйлар сүзен тыңларга! аш-ботка, котлетларны ашап бетерергә!

- керәшен яшьләре һәм балалары тормышында актив катнашырга! өйгә яңа көч һәм белем туплап кайтырга!”

“Айбагыр” лагерена дүрт вожатый билгеләнгән. Балалар белән эшләргә Республика керәшен оешмасының “Бәрәкәт” яшьләр бүлеге активистлары килә. Вожатый – балаларга үрнәк булырга тиешле кеше. Шуның өчен дә аларга конкурслар ясап, иң көчле һәм тәҗрибәләре җиткәннәрне генә сайлаганнар. Быел лагерьда “дәдәй” һәм “түти”ләрдән  Юлия Дувалова (смена координаторы), Алёна Кудряшова (педагог оештыручы), Аида Сахарова, Дмитрий Баранов, Алмаз Кадыйров, Лилия Мифтахова булачак. 

Шулай ук, лагерьның ди-джейе, күп еллар "Айбагыр"да тәрбияләнгән Вадим Шрыковны да әйтеп китәргә кирәк.

“Айбагыр” сменасы керәшен балалары өчен оештырылган махсус смена. Сабыйларга халкыбызның йолаларын, фольклорын, традицияләрен, үзенчәлекләрен өйрәтү өчен лагерьда барлык уңайлыклар да бар. Смена тәмамлангач та, үзләренең белемнәрен бүтәннәр белән теләп бүлешергә әзер балалар тәрбияләү – лагерьның төп бурычларының берсе.

Коронавирус пандемиясе җәйге отпуск һәм каникулларга шактый гына үзгәрешләр кертте. Бу хәл балалар лагерларының эшенә дә йогынты ясамый калмады. “Айбагыр” этносменасы быел “ябык режимда” узачак. Бу – “ата-аналар көне” булмый, төрле кунаклар, спикерлар килми һәм балаларга лагерь территориясеннән читкә чыгарга ярамый дигән сүз. Болар барысы да, балалар сәламәтлеген кайгыртып, коронавирусны кисәтү һәм булдырмау максатында эшләнелә. 

Яңалыклар һәм лагерь тормышы белән газетабыз сайтында (tuganaylar.ru) көндәлек таныштырып барырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев